Балалар өчен җәйге күңел ачу уеннары (6+)
25
Июнь 2021
Җомга
Мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре «Бал корты Майя белән гадәти булмаган сәяхәт» әдәби-күңел ачу программасы уздырды. Майя һәм чикерткә малае Филипп белән бергә балалар дустанә рәвештә чәчәкләр турында табышмаклар чиште. «Бал корты», «Төз укчы», «Туп белән эстафета» кебек хәрәкәтчән уеннар бик кызыклы һәм мавыктыргыч узды. Балалар флешмобта биеде, «Хайваннар дөньясында» викторинасы сорауларына җавап бирде, ә чара азагында бик теләп Майя белән бергә «Елмаюдан» («От улыбки») җырын җырлады. Сәяхәт бик мавыктыргыч узды һәм файдалы мәгълүматка бай булды. |